ШОМА с. 1. 1) Тип-тигез, кытыршы, чыгынкы яки батынкы урыннары булмаган. Әбүзәр абзый китап шкафлары янына барды, ---тамырлары беленеп торган кулы белән шома такталарны сыйпады ---. Г.Әпсәләмов. Кул графинга җитте, ләкин бармаклар шома пыяланы эләктерә алмадылар: графинның муены буенча шуыштылар гына. Ф.Яруллин // Дулкынсыз, шадрасыз. Су өсте шома, анда аллы-кызыллы шәфәкъ чагылган, --- монда су кап-кара һәм бик тирән сыман. Г.Әпсәләмов. Күтәрмәләрем шома бозда таеп, нәкъ күлдәвек уртасына егылдым. Г.Сабитов

2) Тузгып, таралып тормаган, тигез итеп таралган. Көзгегә карап, шома чәчен сыпырып, толымын беретына тутырып киде дә --- улын кулына алды. М.Маликова // Бөдрәләнмәгән, көдрә булмаган. Тик бу юлы аннан тамчы да шикләнмичә, тәрәзәмне ачтым, кулымны сузып, бозау кадәрле этнең елтырап торган чиста, шома йонын сыйпаштырырга тотындым. Сөембикә

3) сөйл. Тулы, симез, таза. Люда хуш исле күбек белән малайның авыз-борынын күмеп, --- кулына бритва алды да, тегенең шома, шәп яңагыннан (ә Кремльдә эшләгән кешенең яңагы шәп, шома гына була) бер сыпырды, ике. М.Мәһдиев. Ломако да килгән елындагы ябык, ертык эрзинкә итекле --- йолкышны танырлык түгел. Яхшы гына симергән шома гәүдә, бик шәп костюм-чалбар, каракүл якалы җылы пальто ---. З.Зәйнуллин

4) Ыспай, купшы, матур. Ул карарга да таза күренә, өсте-башы да иптәшенекеннән шомарак иде. Ш.Камал

5) күч. Телгә, сүзгә бай, сөйләргә яки язарга оста (кеше тур.). Авылда без төшкән фатирның хуҗасы – әле картлыкка бирешмәгән, төп кебек нык, үткен күзле, шома сүзле сиксән яшьләрдәге мөлаем карт. Ш.Галиев. Бар ул шундый мөдирләр – Телгә бик шома алар, Коры мунчала белән Аркаңны юа алар. З.Мансур // Бәйле, төзек, матур төзелгән, тышкы эффектка ия (сөйләм тур.). Мин аны анда мөхәррир Хамматовның балдызы булган өчен генә басылган дип тә әйтмәс идем. Аның теле шома, ул андый хикәяләрне «маташтыра» ала. Г.Әпсәләмов. Зәй райкомга мөрәҗәгать итте. Анда да коры вәгъдә. Барысы да шома сүзләр белән алдау булды. Х.Камалов

6) күч. Яхшы, шәп, оста; җитез, җиңел, төгәл. Низами, җитез, шома хәрәкәтләр белән бөгелә-сыгыла, безне таныштыра башлады. М.Әмир. Каһир җирнең басынкы сулышын, шома хәрәкәтен сизеп, тоеп утырды ---. Ә.Гаффар

7) күч. Каршылыклар, кыенлыклар булмаган, җиңел. Шома тормыш юлында гизгәнеңдә яңлышып тайсаң... Белеп тор: мин чыгармын таш күңеллеләр арасыннан. Г.Тукай. Шома үсеш

8) күч. Эшкә оста; үткен, елгыр, хәйләкәр. Була шома кешеләр! Тормышта үз фәлсәфәсен билгеләп алган да бүтәннәр исәбенә яши бирә. Ш.Галиев. Чүпрәк-чапракка оста төрелгән шома кызлар саф күңелле егетләрне мәкер җәтмәләренә каптыралар да инде. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. 1) Тигез итеп. Багана бик шома ышкылаганга, күрәсең, ул елны әтәчкә бер егет тә менеп җитә алмады. Татарстан яшьләре

2) Тигез итеп, яткырып, күпертмичә. Ул чакта Сәйфуллинның төсе бөтенләй башка иде. Җитү чәч шома таралып артка җибәрелгән була. Г.Ибраһимов

3) Ыспай, купшы итеп. Асрау ишек ачкач та, кереп әйтергә өлгермәде, утыз биш-кырык яшьләр чамасында, шома гына киенгән, таза бер кеше тәкәллефсез генә туп-туры безнең янга килеп керде. Ш.Камал. Маһирәттәй --- Әбрар абый белән шәһәрчә килешле, шома киенгән килене, ялбыр кара чәчле оныгы Валериклар арасына кереп кунаклаган ---. М.Рәфыйков

4) Төртелмичә, йөгерек; матур итеп, оста итеп. Әгәр синең әсәреңдә укучы өчен яңа шигъри фикер юк икән, ничек кенә шома язсаң да, ул чын мәгънәсендә әйбәт әсәр була алмый ---. В.Нуруллин. Татарча шома гына сукалыйсыз икән, Эдуард әфәнде. Н.Гыйматдинова. Тырыша-тырмаша торгач, башта «Тамчы гөл»не, аннан Тукайның «Туган тел» көен шома гына уйный башлады Гали. Г.Галиев

5) күч. Бернинди каршылыклар, кыенлыклар күрмичә, авырлыксыз, ансат кына, җиңел генә. Чит тел белән дә эшләр бик шома гына бармады. К.Тимбикова . Хәер, бар эш тә шома гына бара дип әйтү дә дөрес булмас, ара-тирә команда тормышында киртәгә сыймаган күңелсез хәлләр дә булгалый. С.Сабиров. Имтиханнарны шома гына тапшырып булмады, тагын бер айга калырга туры килде. М.Маликова

6) күч. Башкаларның каршылыгына, ризасызлыгына очрамыйча; тавыш-гаугасыз, талашмыйча, кычкырышмыйча. Син нәрсә, шома гына эштән китеп котылырга теләмисеңме? Т.Миңнуллин. Бер авыл кызын алганда да, шәхси тормышы шомарак барыр иде. А.Тимергалин. Шуңа күрә җыелышның отчёт өлеше шома гына барды дияргә була. В.Нуруллин

7) күч. Бик оста, кимчелексез яки хәйләне сиздерми генә . Миргали, язучы әйткәнчә, бу эшләрнең барысын да бик оста, астыртын һәм шома эшли. М.Җәлил. Менә шәп тә булыр иде әгәр карчыкны шул Яңа Бистә тарафларына озатып булса! Ләкин моны бик оста, шома эшли белергә кирәк. Ә.Еники

8) күч. Җитез, җиңел итеп . Хәтимә апа, боз өстеннән шуып килгәндәй шома гына басып, егет каршына чыкты. Л.Ихсанова. Мамак шул танкка каршы граната белән сугышчы җибәрергә кирәк дип тапты. Ләкин кемне? Үткен зиһенле, еландай шома хәрәкәтләнүче булсын. Х.Камалов

9) күч. Үткен, үтемле, тәэсирле итеп. Кулак тибы шома эшләнгән. М.Җәлил

3. и. мәгъ. Эшкә оста, үткен, хәйләкәр кеше. «Алыйк микән, алмыйк микән?» дип ялындырып кына йөргән кайбер шомалар соңга таба --- бер атлам җир, бер төшкән яфрак өчен күршеләре --- белән дошманлашып беттеләр. А.Гыйләҗев. Әдәбиятта мөгезсезләр, мүкләкләр, шомалар күбәю кем өчендер файдалы иде. М.Вәлиев

Шома каләмле Оста әдип, шагыйрь, язучы һ.б.ш. Ул --- фольклорчы, шома каләмле журналист, үз иҗатташларына һәрчак хәерхаһлы булган ярдәмчел дус һәм --- милләт язмышын үз язмышы иткән фидакяр шәхес тә. Р.Вәлиев. Шома тактадан (таудан) шудыру 1) Майлап-җайлап игә китерү, күндерү, ризалату; 2) Алдау, юмалап алдау. Сизәм: шома тактадан шудыралар монда. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә