ШОМ и. гар. 1) Эчтән күңелне борчып торган тынычсызлык, курку хисе. Мин үзем --- төрле хорафатларга ышана торганнардан түгел. Әмма Мәгыйшә карчыкның бик тә үтемле гыйбарәләр белән ныгытып әйткән әлеге сүзләре минем күңел түрендә кара шом булып утырды да калды. М.Хәсәнов. Аның йөрәген ниндидер билгесез шом, тынычсызлык били башлый. З.Зәйнуллин 2) Куркыныч нәрсә, дәһшәт. Кешеләр тынып калган, алар өстендә кара шом канат җилпи, һәрберсенең эченә курку төшкән һәм гипнозлаган кебек иткән. Х.Камалов. --- алда ике карчык, уртада Хәлим сөйрәлә. Явыз аждаһа авызына кергән кебек, алар сихер алачыгының караңгылык, салкынлык, шом аңкытып торган ишегенә шуышып кереп киттеләр. Г.Гыйльманов 3) күч. Начар, яман нәрсә. Бу дөнья гыйльме дип Әбелхарис масайгандыр... Тәкәбберлек дигән шомга Галим зат мөбтәлә булса. Гаҗәпме бу? Н.Исәнбәт ◊ Шомга төшү Шикләнү, тәшвишләнү, курку. Мин кинәт сискәнеп куйдым, капитан, теге вакыйганы тагын искә алып, бөтен команда алдында тиргәп ташламагае дип шомга төштем. С.Сабиров. Шәрифә аның балалар белән ничек таләпчән, нык сөйләшкәнен, үзен ничек эре тотканын җентекләп күзәтте. Һәм шомга төште: --- бу кыз аңа --- башкалардан өстен булырга күнеккәндер кебек күренде. М.Маликова. Шом салу Курку хисе барлыкка китерү, шик тудыру. Бу хәбәр карчык-коры арасында козгын кебек шом салып йөрде. М.Мәһдиев. Бу көлү барчасының да күңеленә шом салды. Х.Ибраһим. Шом төшү Курку хисе барлыкка килү, шик туу. Кайдадыр --- кан дәрья булып ага. --- Монда тик аның куәтле шаулавы гына килә, шуңардан йөрәккә бераз шом төшә. Г.Ибраһимов. Бу хәбәрләрдән авыл кырмыска оясы кебек мыжгыды, кешеләрнең эченә шом төште. Ф.Бәйрәмова |