ШОКОЛАД и. исп. 1. 1) Какао белән шикәргә төрле тәмләткечләр кушып ясалган порошок яки куе масса 2) Шундый порошоктан конфет яки плитка формасында эшләнгән татлы ашамлык. Искәндәр белән Рөстәм хәзер шоколадны бүселгәнче ашыйлар ---. А.Гыйләҗев. Чәчкә бик бай табын әзерләде. Тәмле-тәмле җимешләр, матур шешәле соклар, төрледән-төрле шоколадлар, бананнар, апельсиннар куйды. Ф.Яруллин 3) Шул массадан су яки сөт кушып әзерләнгән эчемлек. Кайнар шоколадның рәхәт җылысы тәненә тарала баруын тоеп, аны эчеп бетергәндә генә, күршесе, газетын бер якка куеп, илтифатлы елмайды ---. Р.Мирхәйдәров. Баллы әйберләр, кофе, кайнар шоколад, зефирлы куе какао, хуш исле пешкән әйбер – болар барысы да хюгге. Сөембикә 2. с. мәгъ. Шул массадан эшләнгән, составында шул порошок булган. Шоколад кәнфитне тешләштереп, куе кайнар чәйне әз-әзләп йоткан арада, Мортаза аның сорауларына кыска-кыска гына җавап бирде ---. М.Маликова. Малайлар, рәхмәт тә әйтмичә, ызгыша-ызгыша, пакетта булган шоколад кәнфитләрне бүлешә башлады. З.Мәхмүди |