ШО’КЕР и. ингл. Кешене яки хайванны югары көчәнешле электр тогы белән вакытлыча хәрәкәтсезләндерергә сәләтле, гадәттә үзеңне саклау чарасы буларак кулланыла торган компакт җайланма; электрошокер. Диләрә үзе белән шокер йөртә