ШОК и. фр. мед. Баш мие зарарлану, күп кан югалту, көчле психик тетрәнү һ.б.ш. нәтиҗәсендә организмдагы тормыш процессларының нерв системасы тарафыннан идарә ителүе кисәк бозылу хәле. [Әнвәр яралы аягын] --- ялгыш кына кыймылдатып куйса да, авыртудан аңын җуя, ниндидер шок була иде шикелле. Х.Камалов. Сәфәргалине, кыз күз алдында аңын югалтканчы кыйнап, арбага салдылар һәм алып кайтып киттеләр. Шок хәлендә калган кыз, елый-елый, станциягә таба йөгерде ---. Айгизә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә