ШОВИНИСТЛЫК и. Шовинист карашлары, шовинист позициясе. Ул үзе Кырым татарларының туган җирләренә кайтып урнашуына һич тә каршы түгел, --- әмма үз автономияләрен Украина карамагында төзүләрен тели. Василий – украин егете. Шуңа күрә мин аның бу шовинистлыгын аңларга тырыша идем. З.Зәйнуллин. Кытайда туып үскән, кытайларның шовинистлыгына чыдый алмыйча, Измиргә күчеп яшәргә мәҗбүр булган ир уртасы Мөслих бәй ни өчен җылый? Р.Батулла |