ШОВИНИ’СТИК с. Шовинизмга мөнәсәбәтле, шовинизм белән сугарылган. Кайбер шовинистик сәясәтчеләр, үз башына ашкынган козгын кебек, Татарстанның республика булып яшәренә күп калмады инде, дип тә каркылдыйлар. Р.Фәйзуллин. Россиянең, СССР башлыкларының шовинистик позициягә басып, руслардан башка халыкларга кимсетеп карау политикасына бик туры килә иде бу караш. А.Хәсәнов |