ШОВИНИЗМ и. фр. Башка милләтләрне эзәрлекләү, изү һәм кимсетү, милләтара дошманлыкны һәм үз милләтеңнең өстенлеген пропагандалаудан гыйбарәт милләтчелек идеологиясе. Шәһәр янындагы авылларда татарларны көчләп чукындыру башлана. Чын мәгънәсендә тәре походы. Биредә шулай рус шовинизмы тантана итә. Х.Камалов. Ә сезнең кыланмышлардан интерфронт һәм бөек державачыл шовинизм исе килә. З.Зәйнуллин |