ШОБАГА и. монг. 1) Берәр мәсьәләне хәл итү яки нәрсәнең дә булса кем өлешенә чыгасын белү өчен, билгеле кешеләр арасында уйнатылган, гадәттә, бер төрле предметлар арасыннан тамгаланганын тартып чыгарган яки бау (таяк) тотып, кулы өстә калган кеше җиңүче булып саналган уен; жирәбә. Урманны ике-өч елга бер, болыннарны һәр ел бүлешәләр. Һәркем шобагасына чыккан өлеше белән файдалана. Г.Ибраһимов. Минем өчен искиткеч бәхетле булды ул көн. Шобагада мин өскә чыктым. Н.Фәттах 2) Шундый уенда отучы өчен билгеләнгән тамгалы предмет. Печәннең иң куе төшкән урынына килеп җиткәч, шобага алып торучы кеше: – Бикбулат абзый! – дип кычкырды. Г.Бәширов. Әмма Дию пәриенең юлына беркемнең дә ятасы килми икән. --- Кешеләр шобага тотарга булалар. Шобага Азәм дигән бер егеткә чыга. Г.Гыйльманов 3) иск. Җир бүлгән вакытта бер төркем кешегә (гадәттә 8 иманага) бирелә торган җир кишәрлеге . Кәрим карт бер дә якын килмәде: – Нинди кайту әле ул, – ди... – Типсә тимер өзәрдәй унике җегет килеп, бер шобага печәнне дә бетермәгәч, ул нигә ярый... Г.Ибраһимов. Явым-төшем күп булганлыктан, шобагасына биш пот урынына бер генә пот чәчелгән җирләребездә иген котырып уңды. Л.Гыймадиева 4) күч. Дини карашлар буенча, Алла тарафыннан һәр кешегә алдан билгеләнеп куелган күрәчәк, язмыш, тәкъдир . Хәдичә дә, бәхетенә чыккан шобагасына разый булган кеби, бераз сабыр итте. Ләкин сүзе бетте, көләч йөзе ябылды, кашлары төште... Туй җитте. Г.Исхакый. Следователь Бикчәнтәев алдында үрә катып торганда, бу шомлы шобага миңа гына төшкәндер, ниндидер бер аңлашылмаучылык белән бары тик мине генә «или» торгандыр, дип пошына идем. И.Салахов // Үзенә тигән өлеш, бәхет. Элек байлар рәхәт чиккән, Хәзер безнең шобага. Г.Камал. – Габдулла шәкерт, әйткән нәзерем барие, кем дә кем Сылукайны арыкландыра, шул киявем булыр дигән идем. Ул шобага сиңа насыйп булган икән. А.Гадел ◊ Шобага салу Нәрсәнең дә булса кем өлешенә чыгасын белү өчен шобага ( 1 мәгъ.) уйнау. Кызлар бу егеткә үзләренең һөнәрләрен өйрәтмәкче булалар. --- Шобага салгач, иң элек өйрәтергә олы кыз чыга. Әкият. Башка чара юк, балык корбан сорый. Шобага салырга шулай да мәҗбүр булалар. Г.Ибраһимов. Шобага тарту к. шобага салу. Беренче көнне, шобага тартканны карарга дип, Хәлим дә барды. И.Гази. Сугыш алдыннан корәеш халкы, яуга барыргамы-юкмы икәнен белү өчен, үз гадәтләренчә фал ача һәм шобага тарта торган иде. Ф.Яхин. Шобага тоту к. шобага салу. Мин утынлыктан озын гына чыбык алып килдем. Шуннан соң без көлешә-көлешә шобага тота башладык. Н.Фәттах. – Әйдәгез, кызлар, шобага тотышыйк, – диде Әсма. Кызлар, --- орчыкны тотып, кулларын күчерә башладылар. Х.Сафина |