ШНУРЛА’У ф. Шнур белән бәйләү; шнур ярдәмендә беркетеп, тарттырып кую. Журналист «Тангейзер»ның нәрсә икәнен белми иде, уңайсызланып, ашыга-ашыга ботинкаларын шнурлады. М.Мәһдиев. Полковник дипломатны прокуратураның тикшерү бүлеге начальнигына сузды: – Үзегездәге сейфка бикләгез, аңарчы башка берәр бүлектәге хезмәттәшегез каршында шнурлагыз, пичәтләгез, андагы кәгазьләр бик күпләрнең тормыш бәясенә тора, зур кешеләрнең... Р.Мирхәйдәров Шнурлап кую Шнурланган хәлдә калдыру, шнурланган хәлдә тоту. Мопед рамына көрәк белән ломны әйбәтләп шнурлап куйды, кадими сөякләрне тутыру өчен багажнигына ике арыш капчыгы кыстырды. А.Тимергалин |