ШНУР и. нем. 1) Җептән үреп эшләнгән нечкә бау. Рәүф бер кулына сүс дилбегә, кер элә торган озын ак шнур, икенчесенә уенчык чиләк белән кадак күтәргән иде. А.Тимергалин

2) Аяк киемен кигәч тарттырып бәйләү өчен махсус тишекләрдән үткәрелгән бәйләгеч. Туфли шнурлары бәйләнмәгән дә икән. Юлдан читкәрәк чыгып, уалучан ташка аякларын терәде һәм --- шәлберәп килгән шнурларны бәйләде. А.Хәлим. Илнар никтер җиргә иелде, ботинкасының шнурын рәтләде, ахры. Р.Габделхакова

3) махс. Электр тогы, элемтә, сигнализация системалары һ.б.да изоляцияләнгән тышчалы электр үткәргече. Иң беренче эш итеп телефон шнурын өзеп ташладыгыз. А.Гыйләҗев. Язилә электр плитәсен озын шнур белән вагон эченнән чыгарттырды ---. К.Кәримов

4) махс. Шартлату өчен очкынны шартлагыч матдәгә китерә торган бау. Батыршин шнурны үзенә тартты. Коточкыч шартлау бөтен үзәнлекне дер селкетте. Ш.Рәкыйпов. Янәшәдә генә басып торган рота командиры, солдат каршына килеп, кулындагы кечкенә йомры туп кебек шартлату пакетының шнурына ут төртте дә Габделнурның артына, окопка ташлады. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә