ШНИ’ЦЕЛЬ и. нем. кулин. Гадәттә, телемләп киселгән дуңгыз итен тукмаклап яки тапап йомшартып пешерелгән түгәрәк котлет формасындагы ашамлык. Табындагы шешәләр, бокалларга салынган соклар, аш, салат, котлет, шницель, балык уылдыклары, чәнечке-калаклар, борыч-тозлар – бөтенесе, шалтыр-шолтыр килеп, өстәл янында утыручыларның алларына коелды ---. Ф.Садриев. Европалыларга үзләре гадәтләнгән шницель, яфраклы салат, паста, пицца, ә Азия халыкларына диңгез продуктлары тәкъдим ителәчәк. Шәһри Казан |