ШНЕК и. нем. а.х. Бөртекле, сибелүчән, вак кисәкле әйберләрне төяү, күчерү һ.б. өчен кулланыла торган махсус җайланма. Борчак шулхәтле уңган, комбайннар басуның яртысына җитеп өлгерми, сигнал бирә башлыйлар. Шнектан тупырдап коелып кына тора кузовка. Д.Бүләков. Комбайн эшләп торганда, шнек һәм йөзмә транспортёр чабылган сабакларны берөзлексез өскә – кабул итү камерасында урнашкан алу битерына биреп тора ---. Урып җыю машиналары |