ШЛЮ’ПКА и. голл. Киң, нык корпуслы, палубасыз зур булмаган судно; көймә. Этешеп-төртешеп, мең бәла белән, ярдан шактый эчтә торган пароходка шлюпкаларда юнәлделәр ---. А.Расих. Берничә ишкәкче матрос белән мине шлюпкага төшерделәр. Л.Бадыйкшан. Шуннан соң кораблардан эре-эре шлюпкалар --- төшерелде, аларга мушкетлар тоткан диңгез пехотачылары төялде. И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә