ШЛЮЗ и. голл. 1) Суның биеклеге төрле булган сулыкларның берсеннән икенчесенә судноларны үткәрү өчен аерым камералары булган канал рәвешендәге гидротехник корылма. Энҗе апа белән Свирь елгасына килгән чакларын, --- Беломор-Балтыйк каналы буйлап, гаҗәеп шлюзларга соклана-соклана, Сортавалага кадәр пароходта баруларын исенә төшерде. Г.Әпсәләмов. Плотина төзү тәмам булгач, пароходлар, кәрваннар, шушы шлюз аша үтеп, Тирән елганың моңарчы олы юллардан еракта торган районнарына барып җитәчәк. С.Сабиров 2) Плотинадагы суны җибәрү өчен ябылмалы тишек. Хәзер менә шул плотинаның шлюзлары ачылды, күрәсең. А.Хәсәнов |