ШЛИФО’ВКА и. рус махс. 1) Металл, пыяла, агач һ.б. өслекләрне шомарту, ялтырату һ.б. өчен абразив материаллар белән эшкәртү эше. Ниндидер берничә детальне шул кызның станогында шомарттырып алырга кирәк иде Фәриткә ул көнне, ә кызый риза булмады: «Детальләрнең шлифовка белән алдырасы җире артык калын, башта фреза белән юнып китерегез», – дип карышты. З.Мифтахов 2) Нинди дә булса тигезсезлекләрне ышкып тигезләү, шома, ялтыравыклы итү эше. Ул – тешләргә сак кына шлифовка ясап, фтор кушылмаларының барлык үзлекләрен үзенә җыйган флюкоал геле белән каплаудан гыйбарәт. Туганайлар |