ШЛЕМОФОН и. рус-гр. махс. Сөйләшү җайланмалары булган, очучы, космонавт, танкистлар кия торган шлем. Туктады танк. Башнясы ачылды, түгәрәк дисклы автомат күренде, аннан соң кысык күзле, шлемофон кигән бер баш. З.Зәйнуллин. Шул вакытта ук сигналны тыючы икенче ракета күтәрелде. Очучыларның шлемофонында командирның дулкынланган тавышы ишетелде: – Отставить! З.Әхмәтҗанов |