ШЛЕМ и. рус 1) иск. Өске өлеше очлаеп килгән металл хәрби баш киеме; очлым. Каршыларына шәһәрнең эченнән ун атлы, өсләренә көбәкүз, башларына тимер шлем кигән, --- яннарына кәкре кылыч аскан гаскәр каршы алырга чаптылар. Г.Гобәйдуллин. Бер картинада башларына шлемнар, тимер челтәр күлмәк-көбә кигән, кулларына кылыч, сөңге, җәя тоткан борынгы сугышчылар сурәтләнгән. Р.Кәрами

2) тар. Кызылармеецларның кызыл йолдызы, колакчыны һәм муенны каплый торган өлеше булган хәрби баш киеме; будёновка. Салкынрак көннәрдә шинельдән, көннәр җылыта башлагач – гимнастёркадан, билен каеш белән буган, башына йолдызлы шлем кигән килеш йөрде. Г.Әпсәләмов. Кунакларның берсе түбәсе очлайган, маңгаенда зур кызыл йолдызлы шлем кигән иде. М.Мәһдиев

3) Гаскәриләр, төзүчеләр, высотниклар, янгын сүндерүчеләр, металлурглар, спортчылар һ.б. кия торган, башны пулялардан, ярчыклардан, бәрелү-сугылулардан саклау өчен металлдан, пластмасстан эшләнгән махсус баш киеме. Комбайнёрлар таралыштылар, тракторлар инде гөрелдәп утыра иде, шлемнар киелде, күзлек киюнең кирәге юк иде ---. М.Мәһдиев. Шулай сөйләнә-сөйләнә, Равилә түти Ибрайга мотоциклчылар кия торган шлем сузды: «Ал, балам, ал. Кыенсынма». Ф.Яруллин

4) Башны тышкы тәэсирдән саклау өчен һәм җитәрлек күләмдә кислород, һава басымы һ.б. белән тәэмин итәрлек итеп эшләнгән махсус баш киеме. Космонавтлар шлемы. Водолазлар шлемы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә