ШЛЕЙФ и. нем. 1. 1) Хатын-кыз күлмәгенең арттан сөйрәлеп йөри торган озын итәге. – Әнекәй генәм! Күлмәге нинди матур! – дип сокланып пышылдады Ольга. – Сөйрәлеп килә торган шлейфы – озын итәк очы да юк. Р.Мирхәйдәров. Мин --- аларны [кызларны] бер-бер графиня дип тоеп, шулай эндәшәм: – Рөхсәт итегез сезнең шлейфны (күлмәк итәген дип тә аңлатам) күтәреп барырга, мәрхәмәтле дамалар?! – дим. Р.Гыйззәтуллина-Хәмидуллина 2) а.х. Эшкәртелгән җирне тигезләү өчен кулланыла торган тагылмалы яки асылмалы җайланма 3) күч. Берәр нәрсә артыннан җәелгән, таралган әйбер. Катер артыннан күбек шлейфы калды. Хушбуй шлейфы 2. с. мәгъ. 1) Сөйрәлеп йөри торган озын итәкле итеп тегелгән. Коллар да юк, Шлейф итәкне дә Анда хәзер тотып йөртмиләр. Н.Баян 2) Нинди дә булса нәрсә артыннан таралган, җәелгән. Шуларга карыйм да гел уналты яшемдәге саф һавалы, тилгәнле, бәрәңге басуындагы затлы исле, шлейф төтенле, кояшлы иртәне искә алам, сагынам. М.Мәһдиев |