ШЛАНГ и. нем. Сыеклык, газ кебекләрне бирү, чыгару һ.б.ш. өчен резин яки брезент көпшә; эчәк. Һавада бер самолёттан икенче самолётка, резин шланглар белән бер-берсенә һавада тоташтырып, сыек ягулыкны пешкәкләр (насослар) ярдәмендә күчерүне иң беренче булып Әмәтхан башкара. З.Зәйнуллин. Ася кирәкле әсбапларын алып килде, яралының аягына шприц энәсе кадады, аны озын шлангка тоташтырды. Х.Камалов |