ШЛАМ и. нем. махс. 1) Кайбер металларны электролизлаганда төпкә утырган порошоксыман продукт 2) Пар казанының төбенә утырган эреми торган минераль тоз катламы, юшкын. Казанны шламнан чистарту 3) Нефть һ.б.ш. сыекчаларны тондыру яки фильтрлау вакытында калган яисә буровойда забой турбинасына утырган утырма, юшкын. Сыекча забойдагы турбинаны әйләндерә, сыекча борау ваклаган порода кисәкләрен, шламны юып алып чыга. И.Гази. Без елына фәлән тонна нефть чыгардык дип кенә әйтәбез. Ә һәр ел саен чыгарылган нефтьтән 300 мең тонна шлам, 50 мең кубометрдан артык нефть катнашкан сулы эмульсия һәм башкалар калуын әйтмибез. Ф.Яруллин. Бораулаганда куерган су җир астыннан чыккан балчыкны гел үзе белән әйләндереп йөртә, шлам утырмый. К.Кәримов |