ШЛАКЛЫ с. Шлак кушылган, шлак белән аралашкан, составында шлак булган. [Чәчәк] бездә ничек үсәр: бездә җир шлаклы, сулар мазутлы. X.Туфан. Шпаналардан таланып, алардан куркып сикереп, шлаклы откосларда авыз-борын канатып, кулларны каймыктырып йөргән көннәремне исемә төшердем. М.Мәһдиев. --- республиканың авыл районы үзәкләренең берсендә --- хуҗалык товарлары кибете һәм шлаклы блоклар җитештерү цехы урнашкан. Кызыл таң



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә