ШЛАК и. нем. 1) Рудадан металл эреткәндә барлыкка килгән көл, таш һ.б.ш. катнашмалардан гыйбарәт калдык масса. Ә без менә, газлы төтен ярып, Сыек утлы шлак ташыйбыз. Ш.Маннур. Платон --- токымны --- банкага салды, аңа терекөмеш кушты. Уттан озак тотмый алды һәм, банканы аударгач, кәгазь өстенә шарчык тәгәрәп килеп төште. Шлак та шактый коелды. Х.Камалов

2) Каты ягулык яндырудан калган калдык. Анда [станциядә] әйләнә-тирә кап-кара кисәү, шлак, кара янган фашист эшелоннары, кәкрәеп күккә күтәрелгән рельслар һәм пассажирларга билет сату өчен тактадан әмәлләп куйган бер будка бар. М.Мәһдиев

3) шлаклар күпл. Организмда матдәләр алышыну процесслары бозылу нәтиҗәсендә эчке әгъзаларга җыела торган кирәксез кушылмалар. Моннан ун ел элек пациент Рәхмәтуллинны караучы табиблар төркеменә сәләтле яшь доктор Таңсылу Шәфкатия туташ җитәкче сыйфатында беркетелгәч, авыруның сәламәтлеген саклау белән генә чикләнмичә, аның организмын төрле шлаклардан чистарту һәм тазарту, ягъни физик яктан яшәртү буенча тәҗрибәләр алып барыла башлый. А.Тимергалин. Җиләктәге пектин һәм целлюлоза организмдагы шлакларны --- чыгара. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә