ШЛАГБА’УМ и. нем. Заставада, тимерьюл аркылы чыгу урыннарында һ.б.ш.да юлны ачу-ябу өчен кулланыла торган махсус киртә. Шлагбаумнан соң әле берсенә, әле икенчесенә җитеп, часовойларны алыштыра-алыштыра бара торгач, менә иң соңгысына да Ишмәмәт белән икәү генә килеп җиттек. Ә.Еники. Имеш, узган кышны ак айгыр чанасы-ние, чанадагы председателе белән бергә тимерьюл шлагбаумы аркылы сикереп чыккан. М.Маликова |