ШКУ’РНИК и. рус гади с. Бары тик үз мәнфәгатен генә кайгыртып башкаларны авыр хәлгә куючы, үз файдасы турында гына уйлаучы кеше; сатлык җан . Нахаллар, шкурниклар! Үзләре, кичәге «гөнаһлары»ннан аклану өчен, бөтен дөньяны сатарга әзер булгач та, ахрысы, башкаларны да шулай дип уйлыйлардыр. Г.Ибраһимов. Йөзләреннән, киемнәреннән Назимов бу писарьларның барысы да немец түгеллеген бик тиз аңлап алды. Арада чехлар да бар. «Илләрен дошман таптый, ә болар монда СС канцеляриясендә бил бөгеп хезмәт итеп яталар. Шкурниклар!» – дип уйлады ул. Г.Әпсәләмов |