ШКИ’ПЕР и. голл. 1) иск. Коммерция судносы капитаны

2) Үз двигателе булмаган елга судносы (баржа) командиры. Баржаның шкиперы, базык гәүдәле, тәбәнәк буйлы егет, башта ышанмый торды. С.Сабиров. Офицерлар баржада шкипер каютасы белән янәшә бүлмәне биләделәр. Ф.Тарханова

3) Зур судноларда палубадагы әйберләр өчен җаваплы кеше. Наполеонны грек пароходы шпикеры күреп алган. «Суднобызны күселәр басты, шуларны бераз тыймасмы», – дип бездән рөхсәт сорап, шул песине үз корабына алган иде. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә