ШКИВ и. голл. тех. Көч тапшыру каешын яки канатны хәрәкәткә китерә торган киң кысалы тәгәрмәч. – Кая, туганнар, мине дә кертегез әле арагызга, – диде ул һәм, каеш кидертергә азапланган хатын-кызлар башларын күтәреп караган арада, трактор белән молотилка шкивларын тоташтырып та өлгерде. Г.Кашапов. Көлтәне барабанга дөрес тыкмый гына кара, күз ачып йомганчы, барабан тыгылачак һәм шкивны алып ташлаячак. Р.Зарипов |