ШКАФ и. ингл. Әйберләр саклау өчен эшләнгән ачылмалы ишекле йорт җиһазы. Ганс шкафтан икмәк кисәген алып килеп, урталайга бүлеп, берсен кире илтеп куя. А.Алиш. Гөлфинур --- китаплар шкафының аскы тартмасыннан кәгазь, каләм сабы табып алды ---. А.Вергазов. Тик бүген анда көзгеле кием шкафы кукраеп утыра иде. А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә