ШКАТУ’ЛКА и. пол. Вак-төяк, гадәттә, кыйммәтле әйберләр саклау өчен туры параллелепипед формасында кечкенә тартмачык; котыйчык. Тиз генә шкатулка эченнән шактый калын йөзәр сум итеп төргән кәгазь акчаларны кесәсенә йомарлап тыгып, шкатулка төбендә калган берничә кәгазь акча белән шкатулканы Закирга таба суза ---. Г.Камал. Фәһим муенсаның матур кызыл шкатулкада торганын белә. Ф.Садриев. Шкафның өске тартмасында аның бизәнү әйберләре салынган шкатулка тора иде. М.Маликова |