ШКА’ЛИК и. нем. иск. 1) 0,06 литр яки 1/200 чиләк күләмендәге аракы, шәраб яки гомумән сыеклык үлчәү берәмлеге 2) сөйл. Шул күләмдәге аракы, шәраб шешәсе яки кечкенә стакан. Казаннан кайткан саен Шаһинур Хәзрәтовның аңа керүе, күчтәнәчкә бер шкалик кына коньяк алуы Габдулланы үтерә дә куя. Р.Сибат. Марҗа Солтан алдына бер шкалик аракы белән закуска китереп куйды. Т.Мөбарәков |