ШКАЛА и. лат. 1) Үлчәү приборындагы сызыкчалар һәм цифрлар, шулай ук тигез өлешләргә бүленеп, цифрлар куелган линейка яки прибордагы циферблат. Радиоалгыч янына килеп, аның шкалаларын карады, капкачын ачып япты. Г.Мөхәммәтшин. Бу градуслар, гомумән, термометр шкаласындагы билгеләр – тамгалар гына түгел, нефть, мазут, газ, күмер, торф, утын – кыскасы, ягулык ресурслары алар. М.Зарипов 2) Нинди дә булса зурлыкны үлчәү яки билгеләү өчен алынган саннар системасы. Сонорлык тавыш (тон) шаудан төрле дәрәҗәдәге өстенлеге белән билгеләнә. Димәк, саңгырауларны бу шкалага кертмәскә дә була, чөнки аларны әйткәндә, тавыш катнашмый. Ф.Сафиуллина |