ШИ’ШКА и. рус сөйл. ирон. Югары дәрәҗәле, сүзе үтүчән, зур кеше. Бер борылыштан кинәт кенә килеп чыкты. Зур чиннар гына кия торган зәңгәрсу-күксел шинельдән, шундый ук тышлы мех бүректән. Ниндидер «шишка» булырга охшый. Х.Камалов. Ул, янәсе, өлкә комитетының бер «шишкасы», төрмә шартларында да түрәлек кыяфәтен саклый белә, теләсә кем белән вакланырга тиеш түгел. С.Поварисов |