ШИШАРА и. фар. Өйдә төче камырдан пешерелә торган вак күмәч. Аларның берсе кулына зур поднос белән чәкчәк күтәргән, ә икенчесе, ак салфеткага салып, шишара (пич төбенә салынган кечкенә ипи) тоткан. Э.Мөэминова. Шишара пешерү өчен, гади төче камыр басыла. Халык ашлары // Ипи камырыннан махсус кечкенә итеп пешерелгән ризык. Байтактан соң ипи пешеп чыкты, өйгә тәмле ис тулды. Өстенә тоз сибеп тыккан теге бәләкәй ипиләре белән шишарасы бигрәк тә матур булып, кызарып пешкән иде түтәйнең. Ш.Маннур. Күк йөзендә ай кызарып тора, тирә-юне алсу төстә, үзе ипи шишарасы кебек яссырак. Р.Кәрами



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә