ШИ’ХТА и. нем. махс. Махсус агрегатларда металл эретү яки химик эшкәртүгә китә торган руда, металл, ташкүмер, шлак, флюс һ.б.ның катнашмасы. Бары тик өстә, югарыгы катта гына, дөбер-шатыр китереп, вагранкага яңадан шихта тутыра башлаган тавыш ишетелә... М.Хәсәнов. Пароходчылыкның утыз биш мең тонна керешле ике балкеры без салып биргән металлургия комбинатына шихта ташый. М.Юныс |