ШИ’ФРЛЫ с. 1) Шифр белән язылган, яшерен. Шул урында партия лидеры аны, зур ялганда тоткан сыман, бүлдерергә кирәк тапты: – Социализм идеяләрен тарату өчен, шифрлы язу кирәк булдымы?! Р.Мөхәммәдиев. Ленин шул ук көнне Фрунзега шифрлы телеграмма җибәрде: «Оренбурның нинди кыен хәлдә калганын беләсезме?» Ф.Сафин 2) Шифр сугылган. «Эчке куллану өчен» шифрлы документ |