ШИФР и. фр. 1) Яшерен язу өчен шартлы билгеләр системасы . Гәрәй --- Габдулла абзый аркылы яшерен шифр белән Булатка язган. Г.Ибраһимов. Хат яшерен тамгалар ярдәмендә, ягъни шифр белән язылган. Р.Мөхәммәдиев 2) Китапханә, архивларда китап яки кулъязманың кайда, нинди урында саклануын белдерә торган хәрефле яки цифрлы регистрацион шартлы билгеләр. Бер шигъри кулъязмасының фрагменты Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә 39 нчы коллекция, 2308 нче шифр астында саклана. А.Гайнетдинов 3) Нинди дә булса яшерен документ, махсус билгеләнешле һ.б.ларны тамгалау өчен билге. «Секретно» дигән шифр белән патша хәзрәтләре сараеның камергеры губернатор Стрижевский үзенең жандарм идарәсенә күрсәтмә бирә: Фатих Әмирханны тикшерегез әле ---. М.Мәһдиев. Барлык Оператив идарә дә, бертөрле генә шартлы төсләр кулланып, үзенең билгеләрен хәрби хәрәкәтләргә билгеләнгән шартлы шифрлар куя ---. З.Зәйнуллин. Проект шифры. Завод шифры 4) Мәгънәсе билгеле кешеләр өчен генә аңлаешлы булган яшерен хәбәр. Бу әле күптән түгел генә, «әтигә солдаттагы энесеннән хат килде», я булмаса «әти балыкка барырга чакырды» дигән шифрлар китереп йөрүче маякчы кызы Илсөяр иде. Г.Гобәй |