ШИФОНЬЕР и. фр. Кием шкафы, гардероб. Өй эше шыплап тутырылган комиссия кибетен хәтерләтә: почмак саен шифоньер, төрле-төрле дәү көзгеләр, --- җиз калайлар белән бизәкләнгән олы сандыклар. А.Гыйләҗев. Ул --- иркен генә бүлмәсендә сары фанердан гына булса да зур көзгеле шифоньер бастырып куйган икән. А.Тимергалин |