ШИФОН и. фр. 1. Бик юка киҗе-мамык яки ефәк тукыма . Түрдәге кечкенә сәхнәгә төрек кызы йөгереп чыкты: күкрәгендә алсу бюстгальтер, кара шифонга кызыл розалар төшкән итәк кигән. Р.Зәйдулла. Итәкне, җиң очларын һ.б. детальләрне дә, үтүкләгәндә, шулай ук серкәле су белән чылатырга тәкъдим ителә, чөнки кайбер тукымалар сыланып тормаучан була, мәсәлән, крепдешин, шифон һ.б. Йорт эшләре

2. с. мәгъ. Шундый тукымадан тегелгән, ясалган. Өстенә яңа гына тектергән шифон күлмәген кигән иде. Р.Рахман. Баягы шифон тасмадан бөкләмнәр ясый-ясый, чәчәк рәвешенә китерәбез ---. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә