ШИ’ФЕРЛЫ с. 1) Шифер ( 1 мәгъ.) катнаш. Тау битенең түбән өлешендә шиферлы (сланец кисәкләреннән торган), культуралашкан туфрак ясалган. Җир һәм туфрак 2) Шифер ( 2 мәгъ.) белән япкан. Алтыпочмаклы ярым иске йортның шиферлы түбә башында кояш астында уңып төсен югалткан кызыл әләм җилферди. Х.Ибраһим. Болай, бер караганда, һич тә тормаслык йортлар түгел: кайсы кирпеч, кайсы плитәләрдән эшләнгән таш стенасы, соры шиферлы түбәсе – бар да урынында, йорт тирәсенә --- сап-сары нарат такталарыннан коймасы да корылган. А.Вергазов |