ШИ’ФЕР и. нем. 1. 1) Кара яки соры төстәге балчыклы сланец. Шифер чыгару 2) Шундый сланецтан яки асбест белән цементтан пресслап ясалган плитә формасындагы төзү материалы. Рәфис --- урталай ярылган юан бүрәнәләрдән салынып, түбәсе соры шифер белән ябылган терлекчеләр йортын карап чыгарга булды. А.Вергазов. Микола абый әтигә колхозы өчен кадак, шифер, түбә калае юклыктан зарланып ала. А.Хәсәнов 2. с. мәгъ. Шул материалдан эшләнгән. Кырлар инде буш калган, ап-ак шифер түбәле фермалар өстеннән җылы пар күтәрелә. М.Мәһдиев. Ул үзенең булачак йортының сырлы шифер түбәсен күрде, тырпаеп утырган кызыл морҗасын күрде, бакча эчендә алмалар, карлыганнар күрде... Н.Фәттах |