ШИФАЛЫ с. 1) Савыктыргыч, терелтә, сәламәтләндерә торган, шифасы булган, сихәтле. Килгән юлдан кайтуны өнәмичә, яз саен аларга шифалы суын озак саклаучы яр асты каены яныннан, ермак буйлап атлады. К.Тимбикова. Ә Рәшидәнен җанына күптән, шактый еллар буе шифалы яңгырлар яуганы юк иде шул инде. М.Маликова. Моның өстенә кулы җиңел, уколны йомшак ясый, карашы шифалы дигән даны да тарала башлады. Ф.Бәйрәмова // Саулык-сәламәтлек өчен файдалы. Ә кышын Алабуга белән Затон арасындагы Олы Бор һәм Кече Бор дип йөртелә торган урманнарда нарат агачларының шифалы һавасын сулап чаңгыда йөрүе үзе бер ләззәт, тәнгә сихәтлек иде. Р.Кәрами

2) Дару ясау яисә дәвалау өчен кулланыла торган. --- әнисе Гайниҗамал апа тырыша инде тырышуын. Үзләренең сыеры иртә буаз булганлыктан инде күптән ташланса да, каяндыр табып, сөтен-каймагын да, мәтрүшкәсен дә, тагын әллә нинди шифалы үләннәр дә кайнатып эчертә. В.Нуруллин. Берәүнең таныш умартачысы, шифалы үсемлекләрне балда-майда кайнатып, бик шәп дару ясый икән... М.Маликова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә