ШИФА и. гар. 1) Дәва булу, савыктыру, терелтү үзлеге. Табибка ихлас күңелдән ышанган кешегә генә дәвалауның шифасы тия. М.Маликова 2) Саулык-сәламәтлек өчен файдалы тәэсир, сихәт, файда; савыктыру, терелтү көче. Кулларымны канат итеп очам, Нурлы кояш үбә бит очымнан, җемелдәшә алмазлардай чыклар, Таң кояшы җанга шифа, ә чык – сихәт. Г.Галиева. Була шундый хасталар, ни генә кыландырсаң да, бөтен эшең гел кирегә генә китеп тора, бер дәва да шифа бирми. М.Маликова 3) Дәва, дару. Энесе дә Истанбулда табиб буларак эшләде, байтак татар аңарга йөреп шифа табарга тырыша иде. С.Ибраһимова. Әгәр дә берәр сырхау вә хәстәлеккә калган адәм баласы үзенә шифа эзләсә, ул иң элек «Фатиха» сүрәсен укыр, чөнки бу сүрәгә барлык авырулардан дәва салынган булыр, аннан соң «Колһуаллаһ»ны укысын. Ф.Яхин 4) күч. Эч пошу, күңел төшенкелеге һ.б.ш. борчуларны җиңелрәк үткәрү яисә шул халәтне бераз җиңеләйтү чарасы, әмәл. Тик күңел нахак сүзгә бик нык рәнҗегән иде, гарәп хәрефләре белән тулган кәгазь күңел ярасына шифа була алмады. М.Мәһдиев. Аның адымнарын, тавышын ишетү, аның кулыннан ризык кабу, күздәге һәм кулдагы бәйләвечне алыштырганда аның бармаклары җылысын тою үлеп барган җанга, әкияттәге тереклек суы кебек, шифа бирә иде. М.Маликова. Синең тавыш җанга шифа, Дәвалый йөрәкләрне. З.Хөснияр ◊ Шифалы су Эчемлек, аракы. Үзләре алып килгән шифалы суны берәр рюмка күтәргәч кенә, бәлешне бик әйбәтләп «ура» башладылар. Ә.Еники |