ШИ’РМА и. нем. 1) Кирәкмәгәндә җыеп куярлык итеп эшләнгән, рамга тарттырылган материя яки кәгазьдән гыйбарәт, аерып, бүлеп яки ышыклап тора торган җайланма. Ул арада Нәфисә, теге яктан ширма чыгарып, Давытка кәнәфидә, мендәрләр, йомшак юрганнар эчендә югалырлык итеп, ятарга урын әзерләде. Г.Ибраһимов. Шакмаклы зур ширма белән бүлеп алынган бу почмакка бер дә аяк басканым юк иде. С.Сабиров 2) күч. Яман, тыелган эшләрне каплау яки качып, яшеренеп эшләү өчен файдаланыла торган нәрсә. Моннан инде Ишморатовның Коръән хәрефләре турында кайгыртуы бер ширма гына икәнлеге аңлашыла. М.Мәһдиев. – Министр аларның икесенә дә каты шелтә белдергән. Боерыгының бер нөсхәсен күрсәтә алабыз. – Кирәкми, – диде Ибраһимов, кырысланып, –укыдым мин ул нөсхәгезне. Ширма бу, күз буяу. М.Насыйбуллин ◊ Ширма арты Тормышның, яшәешнең һәрбер кешегә дә күренеп тормаган, яшерен, интим яклары. [Кариев] байлар, муллалар ролен башкарганда, аларның тышкы кыяфәт һәм кыланышларыннан гына көлү түгел, алар тормышының ширма артын сатира калыбында ача белде. И.Рәмиев |