ШИРКӘТ и. гар. Сәнәгать, сәүдә һ.б. эшләрдә бергәләп эш итү максаты белән тигез хокуклы әгъзалардан оешкан берләшмә. Ул һәрвакыт йөрү белән бәйләнгән сәүдәне ярата иде. Шуңа күрә кибет ачмады, бернинди ширкәткә кушылмады, ә искечә ялгыз башы йөреп сату итәргә тотынды. Ә.Еники. --- тоттык та җыйнаулашып без «Каләм батырлары» исемле тату гына, күркәм генә бакчачылар ширкәте төзеп җибәрдек. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә