ШИРБӘТЛЕ с. 1) Татлы, баллы. Үги әти һаман сөйли: – Анда әле карбыз да үсә, – ди. – Беләсеңме, үзе түм-түгәрәк, алам дисәң – кочакка сыймый. Үзе ширбәтле, татлы, эченә бал салганнар диярсең. Н.Дәүли. [Тукран] Тукый-чукый, Каен тиште Һәм ширбәтле Суын эчте. Ш.Галиев 2) күч. Ләззәт, кинәнеч һәм рәхәтлек хисе бирә торган. Тик сиздем татлы, ширбәтле Ут кебек иреннәрен. Ә.Ерикәй. Бәйрәм ашы кара-каршы..., кыскасы, кочагына кердем сылукайның. Кайнар, ширбәтле... М.Әмирханов 3) күч. Берәр кешегә ошый торган; күңел кабул итә торган. Бәхтияр, бу шаяртуны өнәмәгәндәй: – Ә абыйсы синнән күзен алмады, нинди генә ширбәтле сүзләр әйтмәде, – дип, борын астыннан мыгырдап куйды. С.Сабиров. Ләкин тик син сихәт бирдең, Җанымда җәннәт ачтың, Ширбәтле сүзләрең белән Газапларымны бастың. Р.Зәйдулла ◊ Ширбәтле ай Өйләнеп, егет кыз куенына кергән беренче ай. Ниһаять, ширбәтле ай узды шикелле. Ике атна кияүләп йөргәннән соң, Мостафин Наҗиясен үзенә алып кайтты. Ә.Еники. Лейтенант сизеп алды: кияү турында сөйләшү Мурлыкинага бер дә ошамый. – Алай булгач, Найла Владимировна, мин сезне ширбәтле аегыз белән котлыйм. Хәзер туй сәяхәтенә җыенасыздыр инде? З.Фәтхетдинов |