ШИРБӘТ и. гар. 1. 1) Бал кушып әзерләнгән татлы су. Аннан дүрт-биш урынга бәлеш килде. Аннан ширбәт, һинд чәенең хуш исенә баш әйләнде, чәй янына кәрәзле бал куелды ---. М.Мәһдиев. Йотлыга-йотлыга эчте. Үз гомеренә беренче мәртәбә су тәмен тойды ул. Гел ширбәт инде менә. Ф.Җамалетдинова

2) Җимеш, кофе, шоколад, чикләвек төше катнашмасына шикәр кушып әзерләнгән куе масса рәвешендәге татлы ашамлык. Ширбәт белән чәй эчү

3) Чәчәк балы, нектар. Каяндыр шөпшәләр, бал кортлары килеп җитте. Ширбәт эчәләр. Ш.Галиев. Тын юлларына кадәр буып, бар дөньяны бал исе басты, моңарчы планын үти алмаган бал кортлары төнлә дә --- ширбәт ташыды. А.Хәлим

4) Җиләк-җимешне әчетеп әзерләнгән исерткеч эчемлек; шәраб. Менә нинди татлы, менә нинди ләззәтле син. Көчле ширбәт шикелле башны әйләндерәсең, йөрәкне җилкендерәсең. Ф.Яруллин. Сихерче Лахсай --- кымыз эчеп кызарып, буза эчеп бузарып, ширбәт эчеп шәбәреп йөрде дә үр өстенә чатыр корган хуҗасы Бузмах янына кайтып китте. Р.Батулла

5) күч. Ләззәт, кинәнеч һәм рәхәтлек хисе. Бик күп эчкәнмен мәхәббәт ширбәтен. М.Гафури

2. с. мәгъ. күч. Татлы, ягымлы, күңелгә ятышлы, күңел кабул итә торган. Турылыклы, түзем яшь киленнәр, Ширбәт сүзле илем кызлары! Без кайтырбыз җиңү юлларыннан. Ш.Маннур

Ширбәт ае к. ширбәтле ай. Яшьләр яратышып кавышкан, ширбәт аен уздырган, дөнья корган икән. Г.Хөсәенов. – Ринат бергә булган мизгелләрне онытылмаслык итеп ясый. Ширбәт аебыз да истә калырлык булыр дип өметләнәм, – дип, шатлыклы елмайды яшь кәләш. Э.Сәлахова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә