ШИҢҮ ф. 1) Яңгыр булмау, су сипмәү, дым җитмәү сәбәпле үсемлекләр сусыллыгын, тулылыгын югалту, сулу. Гөлләрем шиңәр инде, Кемнәр су сибәр инде. И.Юзеев. Корылык килсә, озак вакытлар яңгыр тамчысы төшмәсә, иң элек декоратив үсемлекләр сула. Вакытында тәрбия күрсәтмәсәң, шәлперәеп төшә, шиңәләр бичаракайлар. Р.Низами 2) Зур булып, кабарып торган әйбер кечерәю, күләме кимү; шилү. Нәкъ шул вакыт факир аның авызына үзенең сыбызгысы белән бик каты суга. Аптырап калган кобра беразга капюшонын шиңдерә һәм тагын һөҗүм итә. М.Мәһдиев. Ни телисең, чибәр туташ, теләгеңне сыра күбеге шиңгәнче үтим. Ф.Яруллин 3) күч. Сулу, яшьлек төсен, тулылыгын югалту. Зәйнәп егылган урыныннан тормады. Озын кышкы төннәр тынычсыз ютәл, авыр саташулар белән үтте. Аның күз төпләре күгәрде, йөзләре шиңде. Һ.Такташ. Сусыз корган чияләрдәй, Чәчәк атмый шиңдем мин. Т.Гыйззәт 4) күч. Берникадәр кимү яки бетү. – Больница бинасын колхоз исәбенә төзергә кирәк булачак, – ди. Ул шулай дигәч, гайрәте шиңде председательләрнең. В.Нуруллин. Җиңги дигәне дә әле аңардан биш-алты яшькә генә олырак хатын лабаса, абыйсы белән дә озак яшәп кала алмадылар, чибәрлеге шиңеп өлгермәгән, кызларына бирешкесез иде. Я.Зәнкиев 5) күч. Омтылышлар, теләкләр һ.б.ш. юкка чыга башлау, тынычлану, хис-тойгылар басылу, сүрелү. Читләрнең сиңа кызыгып та ымсынып күз ташлавы ир хатыны чагыңда гына. Озакка бармас андый ымсынулар. Бик тиз шиңәрсең. К.Миңлебаев. Медицинаны белмәгән килеш кызлар белән чуалсаң, бик тиз шиңәр мәхәббәтең, дип, Зәет кайнар бәхәскә кереп китә. Ф.Баттал 6) күч. Әрәм булу, үтеп китү, бетү. [Сәхипҗамал:] Безнең балалык кайгыда шиңде шул. А.Әхмәт Шиңә бару Торган саен шиңү. Мөдир әлеге кинаягә игътибар итмәгән төсле кыланса да, тантаналы, җиңүчән, сугышчан рухының җылыга эләккән боздай шиңә баруын сиземләве кыен түгел иде. Т.Галиуллин. Синсез боегам, суга сусаган чәчкә кебек шиңә барам. З.Мәхмүди Шиңә башлау Шиңүгә таба бару; шиңәргә тотыну. – Бозаулаган сыерның эче шулай юан буламы? – Дүрт-биш көн шулай булып тора, аннары гына шиңә башлый, – диде Әдәс бик белдекле кыяфәттә. Ф.Садриев. Чалмабашлар шиңә башлауга, тирә-якка нур бөркеп, сап-сары лилияләр чәчәк ата. Р.Хәбибуллина Шиңә төшү Аз гына шиңү; тагын да шиңү. Шактый киң җилкәсе шиңә төшкән, аркасы бөкрәя башлаган кебек тоелды. Л.Ихсанова. Йокысы тәмам туйган, йөзендәге кызыллыгы бераз шиңә төшкән Белугин, ---мыштым гына атлап --- Һарун янына чыкты ---. Н.Фәттах Шиңеп бару к. шиңә башлау. Дөрес, баштагы көннәрдә бераз гайрәт чәчтеләр, хәзер инде куыклары шиңеп бара, Мәскәүгә якын да җибәрмиләр. Т.Гыйззәт. Чәчәкләрем инде шиңеп бара, ә алучы юк. Ф.Яруллин Шиңеп бетү Тулысынча шиңү. Чәчәкләр шиңеп беткәнче сатып кайтыйк. Г.Рәхим. Куык шиңеп беткәч, барча халык Ялмавыз карачкысы артында торган симез түгәрәк гәүдәле җантыкны күреп алды. Р.Батулла Шиңеп калу Берәр тәэсирдән соң шиңгән хәлгә килү. Кайнар уйлар, хыялый, тиле уйлар, тишелгән куык сыман, кинәт шиңеп калды. Н.Фәттах. Гази кинәт кенә шиңеп калгандай булды, авыз эченнән генә мыгырданып куйды. М.Хәсәнов Шиңеп тору Хәзер шиңү; шиңгән хәлдә булу Шиңеп төшү Кинәт шиңү. Ләйлә күз алдында шәлперәеп, шиңеп төште. Ф.Бәйрәмова. Матур гына үсеп утырган җирләреннән чәчәкләр үлә башлады: кайсылары кара көеп чыга, ә кайберләре шиңеп төшә. А.Мансуров |