ШИҢДЕРҮ ф. 1 ) йөкл. юн. к. шиңү. Шул көнне мин, кырау шиңдергән иксез-чиксез бәрәңге басуларыннан таралган затлы искә исереп, бу бәхеткә ирешә алмаган шәһәр малайларын --- кызгандым. М.Мәһдиев. Кояш инде китеп бара иде, Әллә нинди суык җил өреп. Афәт булып гөлбакчамда йөреп, Чәчәкләрне китте шиңдереп. К.Булатова

2) Зур булып, кабарып торган әйберне кечерәйтү, күләмен киметү. Ә хәзер бераз ятып торыйм әле мин. Корсак шиңдерим. Ә.Сафиуллин

3) күч. Киметү, кечерәйтү, элеккеге көчен югалттыру. Рамилә куллары аша тапшырылган биотоклардан баш калкыта башлаган гайрәтен шиңдерергә шушы сүз җитте. Н.Әхмәдиев

Шиңдерә төшү Бераз, берникадәр шиңдерү. Ләкин нибары бер ел мәктәптә эшләү кикригемне шиңдерә төште. М.Яһүдин

Шиңдерә язу Чак кына шиңдерми калу. Менә монысы инде әле бая гына тырпайган кикрикне шиңдерә язды. Ф.Баттал

Шиңдереп бару Аз-азлап, акрынлап шиңдерү. Хәлимәнең өч кешегә булган мәхәббәте дә әнә шулай аерылгысыз бергә үрелгән --- һәм инде сагыш җилләре ул катлаулы тойгыларны киптереп, шиңдереп бара, гомернең азагына якынаюын искәртә иде. Ф.Садриев

Шиңдереп бетерү Тәмам, бөтенләй шиңдерү. Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында. Г.Тукай

Шиңдереп тору Әле, хәзер шиңдерү; вакытлыча шиңдерү. Болгар иле ярты Азияне яулап алган рәхимсез һәм дәһшәтле дошман һөҗүмен үз күкрәге белән каршылап, --- илбасарлык гайрәтен шиңдереп тора... М.Мәхмүтов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә