ШИНКАРЬ и. пол. иск. 1) Шинок хуҗасы, шинок тотучы 2) Яшерен рәвештә исерткеч эчемлекләр әзерләүче һәм шуның белән сату итүче кеше. [Хафизның], Дәүләкән шинкарьларына барып, марҗалар белән күмүшкә эчеп утыруы турында да сүзләр чыккан иде. Ә.Еники. Кышкы үтә салкын көннәрнең берсендә --- «яхшы гына» салып алгач, ул кичкырын туры алашасын җигеп кайтырга чыга. Юл уңае Иске Печмәндәге шинкарьда тагын бер чәкүшкәне бушатып ала һәм --- юлын дәвам итә. К.Фасиев |