ШИНЕЛЬЛЕ с. 1. Өстенә шинель кигән. Чернышевский урамы буйлап Кремльгә таба кызылармеецлар колоннасы килә. Барысы да яңа шинельле, пилоткалы. Г.Әпсәләмов. Фаягөл --- базар капкасыннан килеп кергән шинельле солдатка төбәлде. А.Әхмәтҗанова

2. и. мәгъ. Шинель кигән кеше. Ишек шарт итеп ачыла, шарт итеп ябыла. Тунлылар, бишмәтлеләр, шинельлеләр керәләр дә, аякларындагы карны кагып, эчкә узалар ---. И.Гази. Укытучылар барысы да фронттан, арада соры шинельлеләр кара шинельледән күбрәк иде. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә